Матбугат очрашуына чакырабыз
13 мартта 10.00 сәгатьтә Казан шәһәр филармониясе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе оештыра. Очрашуның темасы: «Казан шәһәр филармониясенең яңа статустагы эшчәнлек үзенчәлекләре». Чыгыш ясаучылар – ТР Халык артисткасы Чулпан Закирова, ТР Халык артисты Рәсим Ильясов, ТР Халык артисты Рөстәм Закиров, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева, ТР Атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, филармониянең башка җырчылары да киләчәк. Барлык журналистларны "Татмедиа" бинасындагы конференцияләр залына (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) әлеге чарада катнашырга чакырабыз.